news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бүген кичкә таба бозлы яңгыр явачак, томан төшәчәк

Шимбә көнне, ягъни 17 декабрьдә, кичке сәгать алтыдан соң Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән җепшек кар, бозлы яңгыр һәм яңгыр, шулай ук көчле җил көтелә. «Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» белгечләре шулай дип фаразлый.

Буран, томан, бозлавык фаразлана, юлларга кар ятачак һәм бозлавык булачак.

Мондый һава торышы республикада 18 декабрь, ягъни якшәмбе киченә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100