news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген карлы яңгыр һәм көчле җил көтелә

Татарстанда бүген карлы яңгыр һәм көчле җил көтелә
Фото: «Татар-информ»

Татарстанда бүген көндез яңгыр, урыны белән җепшек кар көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан исә, иртән һәм көндез аның тизлеге секундына 8-13 метр, урыны белән хәтта 16-21 метрга җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+2 градус булса, көндез максималь температура +3..+8 градуска кадәр күтәреләчәк.

Казанда көндез болытлы, яңгыр. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 8-13 метр тизлектә исә, урыны белән 16-21 метрга кадәр көчәя. һаваның максималь температурасы көндез +6..+8 градус тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot