news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген кар явачак, юлларда бозлавык көтелә

Татарстанда бүген кар явачак, юлларда бозлавык көтелә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Татарстанда кар явачак. Кайбер районнарда юеш кар һәм бозлы яңгыр явачак. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урыны белән шулай ук томан, бозлавык һәм буран фаразлана, төньяк, төньяк-көнбатыштан җил исәчәк, тизлек секундына 12 метрга җитәчәк. Иртән һәм көндез урыны белән секундына 18 метрга җитәчәк.

Термометр баганасы 0дан -5 градуска кадәр күрсәтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot