news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бераз яңгыр һәм җепшек кар фаразлана

Татарстанда бүген кичке сәгатьтә, төнлә һәм иртәгә бераз яңгыр һәм җепшек кар көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе фаразыннан билгеле булды.

7 апрельгә каршы төндә болытлы һава торышы көтелә. Бераз яңгыр һәм җепшек кар фаразлана. Җил секундына 6-11 метр тизлек белән төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан исә. Төнлә минималь һава температурасы +1..+3 градус була.

Көндез аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән бераз яңгыр ява. Җил секундына 6-11 метр тизлек белән төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан исә. Максималь һава температурасы +10..+12 градус тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot