news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген җепшек кар, бозлавык һәм буран көтелә

Дүшәмбе көнне, 2 мартта, республикада явым-төшем һәм катлаулы юл шартлары белән болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар явуы ихтимал. Көндез явым-төшем көчәя, җепшек кар явачак. Кайбер районнарда бозлавык, томан булуы, ә көндез урыны белән йомшак буран чыгуы ихтимал.

Җил көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 12 метрга каадәр тәшкил итә. Һава температурасы төнлә -1.. -6, көндез -1..+ 2 градуска кадәр җылына.

Юлларда бозлавык саклана. Автомобильчеләргә һәм җәяүлеләргә игътибарлы булырга киңәш ителә.

2026 елның 1 мартыннан 10 мартына кадәр уртача температура климат нормасы чикләрендә көтелә (ТР буенча норма -6...4, Казан буенча -5...4 градус).

news_right_1
news_right_2
news_bot