news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген давыл булырга мөмкин

Татарстанда бүген давыл булырга мөмкин
Рамил Гали

Татарстанда бүген, 17 октябрьдә, көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр.

«9 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр секундына 15-20 метр тизлектәге, урыны белән секундына 25-28 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Ягъни 17 октябрьдә бер көндез һәм кичен куркыныч метеорологик күренеш фаразланган, давыл турында кисәтү ясалды», - диелә хәбәрдә.

Чәршәмбе, 18 октябрьдә, циклон төньяк-көнчыгышка киткәннән соң, Татарстанда көчле көньяк-көнбатыш җиле сакланачак. Урыны белән яңгыр һәм дымлы кар явачак. Төнлә температура +1..+5° градуска кадәр төшәчәк, көндез +3..+8° тан югарырак булмаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot