news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген буран һәм бозлавык булачак

Татарстанда бүген буран һәм бозлавык булачак
Салават Камалетдинов

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, көндез көнбатыш районнарда кар ява, шулай ук буран көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көньяк-көнчыгыштан җил исәчәк, аның тизлеге секундына 10 метрга җитәчәк, көндез урыны белән секундына 14 метрга кадәр җил көтелә. Термометр баганасы-2дән +2 градуска кадәр күрсәтәчәк.

Машина йөртүчеләрне юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин дип кисәтәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot