news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген бераз яңгыр һәм +17 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана

Татарстанда бүген бераз яңгыр һәм +17 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көньяк-көнбатыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә.

Һава температурасы төнлә 0..+ 5 градуска кадәр төшә, ә көндез +7...+12 градус булачак, шул ук вакытта республиканың көнчыгыш районнарында урыны белән +17 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot