news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген бераз кар һәм бозлавык көтелә

Татарстанда бүген бераз кар һәм бозлавык көтелә
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Җомга, 2 гыйнварда, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, урыны белән бераз кар явачак.

Җил секундына 6-11 метр тизлек белән көньяктан, көньяк-көнбатыштан исәчәк.

Төнлә һәм иртән минималь температура -11..-16 градус була, аязганда урыны белән -20 градуска кадәр түбәнәя. Көндез һава -7..-12 градуска кадәр җылына.

Юлларда бозлавык саклана, машина йөртүчеләргә сак булырга киңәш ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot