Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бүген -25 градуска кадәр салкын һәм бозлавык фаразлана
Бүген, 23 гыйнварда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Сизелерлек явым-төшем фаразланмый. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
Җил секундына 4-9 метр тизлек белән төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Төнлә һәм иртән һава температурасы -22..-27 градус тәшкил итәчәк. Төньяк һәм көнчыгыш районнарда аязганда -33 градуска кадәр салкын булу ихтимал.
Көндез термометр баганасы -15..-20 градус күрсәтәчәк. Төньяк районнарда -25 градуска кадәр суытачак.
Юлларда бозлавык саклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз