news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген +22 градус җылы булачак

Татарстанда бүген +22 градус җылы булачак

Бүген, 26 сентябрьдә, Татарстанда коры һава торышы сакланачак. Температура бераз төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы һава торышы өстенлек итә, явым-төшем көтелми.

Моннан тыш, иртән төбәк буйлап төшкән томан тарала. Төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с көч белән җил исәчәк.

Көндезге сәгатьләрдә республика буенча һава 17-22 градуска кадәр җылыначак, Казанда +19, +21 градуска кадәр, дип билгеләп үтә синоптиклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot