Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бүген +14 градуска кадәр җылы булачак, явым-төшем көтелми
19 октябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава булачак, сизелерлек явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан исүче җил юнәлешен төньяк-көнчыгышка таба үзгәртә, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, көндез урыны белән 16 метрга кадәр көчәя. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +3...+8 градус тәшкил итсә, көндез максималь температура +9...+14 градус булачак.
Казанда көндез алмашынучан болытлы һава була, шулай ук сизелерлек явым-төшем көтелми. Көндез максималь температура +10...+12 градус булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз