news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген +14 градуска кадәр җылы булачак

Татарстанда бүген +14 градуска кадәр җылы булачак
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда 27 октябрьдә алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем фаразланмый. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Төнлә һаваның минималь температурасы +1..-4 градус булды. Көндез максималь температура +9..+14 градуска кадәр күтәреләчәк.

Казанда көндез шулай ук алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез. Һаваның максималь температурасы +11..+13 градус булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot