news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда буага төшеп киткән машинаны трактор белән сөйрәп чыгарганнар, йөртүчесе үлгән

Әлеге фаҗига узган шимбә иртәсендә Олы Кайбыч авылының Бакча урамында булган. Бәрле елгасы буасыннан трактор ярдәмендә суга төшеп киткән Chevrolet автомобилен сөйрәп чыгарганнар.

«Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр иткәнчә, җиңел автомобильнең йөртүчесе үлгән. Салонда бүтән беркем дә булмаган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100