news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда буага су коенырга киткән ике яшүсмерне эзлиләр

15 яшьлек һәм 17 яшьлек егетләр республиканың Буа районы Әхмәт авылында үзләрендәге сулыкта коенырга китә һәм өйләренә озак кайтмый торгач, әниләре аларны эзләргә чыга.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда буада су коенырга киткән һәм югалган ике яшүсмерне эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

15 яшьлек һәм 17 яшьлек үсмерләр республиканың Буа районы Әхмәт авылында җирле сулыкка коенырга китә. Балалар озак кайтмагач, әниләре аларны эзләргә чыга. Буа янында хатын балаларның әйберләрен таба, тик аларның үзләрен беркайда да тапмый.

Урынга коткаручылар, медицина хезмәткәрләре һәм полиция чыкты. Яшүсмерләрне эзләү дәвам итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot