news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бу елның шушы чорына 206 муниципаль хезмәткәр юридик җаваплылыкка тартылган

Муниципаль хезмәткәрләрнең керем һәм чыгымнары, милке турында ялган яки тулы булмаган белешмә бирүе белән бәйле 122 факт теркәлгән.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2017 елда Татарстанда 206 муниципаль хезмәткәр юридик җаваплылыкка тартылган. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында республиканың җирле үзидарә органнарында коррупцияне кисәтүгә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә секторы мөдире Салават Рәхимов белдерде.

Спикер быел республикада коррупциягә каршы 302 тикшерү үткәрелгәнен әйтте. Алар керем һәм чыгым, милек һәм милек характерындагы бурычлар турында белешмәләрне тикшерүгә юнәлеш тоткан булган. “Тикшерүләр нәтиҗәсендә муниципаль хезмәткәрләрнең ялган яки тулы булмаган белешмә бирүе белән бәйле 122 факт теркәлгән, аларның 75е дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Бу - алдан уйлап, ялган мәгълүмат бирүчеләр. Барлыгы 206 муниципаль хезмәткәр төрле юридик җаваплылыкка җәлеп ителде”, - дип сөйләде Салават Рәхимов.

Матбугат конференциясендә үзләрендә коррупция күренешләренә чик кую юнәлешендә башкарыла торган эш турында Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев сөйләде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100