Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бу атнада җылы һава торышы көтелә, яңгырлар туктаячак

Агымдагы атна дәвамында Татарстанда шактый җылы һава торышы сакланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Иртәгә, 12 сентябрьдә, төбәк циклон тылында калуын дәвам итә. Урыны белән, нигездә көнчыгыш һәм көньяк районнарда, яңгыр яварга мөмкин. Һава температурасы төнлә +5..+10 градус һәм көндез +16..+21 градус булачак.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 13 һәм 14 сентябрьдә, республикада һава шартларын циклон урынына антициклон билгели башлый, бу көннәрдә явым-төшем ихтималы аз. 13 сентябрьдә көндез Татарстанның көньягында бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +4..+11 градус җылы, көндез +17..+22 градус, ди синоптиклар.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә, 15 һәм 16 сентябрьдә, Татарстанда җылы һава торышы була, явым-төшем ихтималы аз. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +18 градустан +23 градуска кадәр күтәреләчәк.
Тулаем алганда, сентябрьнең икенче декадасында уртача һава температурасы климат нормасыннан бер градуска югарырак. Казанда климатик норма +12,2 градус, республикада +11,7 градус. Сентябрь гадәттәгедән җылырак һәм коры була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз