Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бу атнада температура нормадан 2-4 градуска югарырак булачак
Агымдагы атнада Татарстанда һава температурасы климат нормасыннан 2-4 градуска югарырак булачак. Атна ахырына аз гына явым-төшем булуы ихтимал. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләде.
Белгеч сүзләренчә, атна буена республикадагы һава торышын антициклон билгеләячәк, аның йогынтысы Татарстан һәм Уралга таралачак.
Атна дәвамында республикада болытлы һава көтелә. Көндез һава +2..+4 градуска кадәр җылыначак. Төнлә болытлы булу сәбәпле, температура шулай ук чагыштырмача югары булачак, сизелерлек салкыннар көтелми. Җил күбесенчә көнбатыштан исәчәк һәм көчсез булачак.
Белгеч сүзләренчә, җомга һәм шимбәгә көнбатыштан атмосфера фронты килергә мөмкин, ул җепшек кар рәвешендә бераз явым-төшем китерәчәк. Синоптик сүзләренчә, яуган кар озак ятмаячак.
Шувалов билгеләп үткәнчә, мондый һава торышы ноябрь өчен аномаль җылы. Россиянең кайбер башка төбәкләрендә температура аномалияләре 12-14 градуска җитә.
Синоптик бәяләвенчә, Татарстанда октябрь рекордлы җылы булды, ә ноябрь бу тенденцияне дәвам итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз