Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бу атнада салкынайта, бозлавык була
Татарстанга тотрыксыз һава кайта: аномаль җылы һава һәм яңгырлар белән ял көннәреннән соң төбәкне томан, җилнең көчәюе һәм акрынлап салкынаю көтә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Ял көннәрендә атмосфера фронтларына яңгырлар, урыны белән юеш кар китерде. Көндез температура +1...+9 градуска кадәр күтәрелде, ә уртача тәүлеклек күрсәткечләр климатик нормадан 8...9 градуска югарырак булып чыкты. Бүген көндез, антициклон перифериясе тәэсирендә, явым-төшем күзәтелми, ә көндезге температура 0... 2 градус чикләрендә кала.
25 ноябрьдә төнлә төбәк циклонның җылы секторында булачак, ә иртән һәм көндез Татарстан аша салкын фронт узачак. Кайбер районнарда бераз яңгыр явуы, җилнең секундына 15-17 метрга кадәр көчәюе, төнлә һәм иртән томан булуы көтелә. Температура төнлә 0...+5 градус, көндез +3...+ 8 градус, кичкә көнбатыш районнарда 0...+ 3 градуска кадәр төшәчәк.
26 ноябрьдә төнлә, фронт китү белән, явым-төшем туктаячак, температура 0...+5 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
27 ноябрь көнне Татарстан антициклонның төньяк перифериясенә килеп җитәчәк. Фронтның якынлыгы аркасында урыны белән яңадан бераз явым-төшем – яңгыр һәм юеш кар фаразлана. Юлларның аерым участокларында бозлавык сакланачак.
ТР Гидрометүзәгенең якынча фаразына караганда, 28 һәм 29 ноябрьдә республикада төрле интенсивлыктагы явым-төшем көтелә, ә көндезге максималь температура +1...+ 6 градус тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз