news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бу атнада өстәмә ял көне булачак

Бу атнада Татарстан халкы бер көнгә күбрәк ял итәчәк. Ураза бәйрәмендә - җомга, 21 апрель, ял көне булачак.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, гает бу көнне 6.30 сәгатьтә башлана һәм гает вәгазе 7.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бәйрәм намазын 7.30 да тәмамлау планлаштырыла.

Бу көнне Татарстан башкаласында җәмәгать транспорты иртәнге 5.00 сәгатьтән йөри башлаячак, графиктагы үзгәреш маршрутлары мәчетләр аша уза торган автобусларга һәм троллейбусларга кагылачак.

Исегезгә төшерәбез, 28 июньдә, Корбан бәйрәме көнендә татарстанлыларны тагын бер өстәмә ял көтә. Бу даталарны Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән билгеләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot