news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бу атнада кырау һәм бозлавык көтелә

Татарстанда бу атнада кырау һәм бозлавык көтелә
"Татар-информ"

Бу атнада Татарстанда шактый салкын һәм дымлы һава саклана, ял көннәренә һава температурасы күтәреләчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Сишәмбе, 10 октябрьдә, республикада һава шартлары сизелерлек үзгәрмәячәк: яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин.

Чәршәмбе, 11 октябрьдә, төбәк циклонның тыл өлешендә була. Яңгыр һәм җепшек кар фаразлана. Төнлә һава температурасы +2.. -1 градуска кадәр төшә, көндез +2, +7 градуска кадәр җылыта.

Пәнҗешәмбе, 12 октябрьдә, Татарстанга антициклон йогынты ясый башлаячак. Тагын да салкынрак була — +1...-4 градуска кадәр, Татарстанның көнчыгышында гына бераз явым-төшем булырга мөмкин.

Көндез республика чираттагы Төньяк Атлантика циклоны фронтлары йогынтысына эләгәчәк. Атмосфера басымы төшә, яңгырлар башлана (башта - төбәкнең көнбатышында), җил секундына 15-20 метр тизлектә фаразлана. Һава температурасы +3..+8 градус тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, 11 һәм 12 октябрьдә төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга, 13 октябрьдә, Татарстанда яңгыр һәм җил көтелә. Шимбә, 14 октябрьдә, урыны белән шулай ук яңгыр көтелә. Шулай ук республикада көндез +7..+12 градуска кадәр җылы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100