Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бу атнада 35 градус эссе булачак
Татарстанда бу атнада эссе һава торышы урнашачак. Яшен һәм кыска вакытлы яңгырлар беразга туктала, ә аннары янәдән башлана. Бу ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан аңлашыла.
Иртәгә, 11 июньдә, төбәктәге һава торышы шартларына эссе антициклон тәэсир итә башлый. Якынча ике көн дәвамында республика территориясендә явым-төшем булмый.
Сишәмбе төнлә +12..+17 градуска кадәр, көндез +27..+32 градуска кадәр җылы көтелә. Чәршәмбе, 12 июньдә, төнге сәгатьләрдә +17..+22 градуска кадәр, көндез исә +29..+34 градуска кадәр җылы булыр, дип фаразлана.
Пәнҗешәмбе, 13 июньдә, температура фоны үзгәрмәячәк. Тәүлекнең караңгы вакытында явым-төшем көтелми, ә менә якты вакытта, атмосфера фронты якын булганлыктан, урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар яварга мөмкин.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга, 14 июньдә, эссе һава торышы саклана, көндез температура +30 градустан +35 градуска кадәр була. Шул ук вакытта урыны белән яшенле яңгырлар явуы ихтимал.
Ял көннәрендә атмосфера фронтлары үткәндә Татарстанда яшенләп яңгырлар явачак. Шимбә +22..+27 градуска, ә көнчыгышта +32 градуска кадәр җылы фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз