Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бронхиаль астма диагнозы белән исәптә 40 меңләп кеше тора
Рөстәм Фәссахов бу чир белән авыручылар саны артуын билгеләп узды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда бүгенге көндә бронхиаль астма диагнозы белән диспансер исәбендә 20 меңнән артык олы кеше һәм 20 мең бала тора. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында бронхиаль астмага каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш аллерголог-иммунологы Рөстәм Фәссахов белдерде.
Аның әйтүенчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, бүген дөньяда 225 млн нан артык кеше бронхиаль астмадан интегә. Россиядә бу чир белән авыручылар 5 млн нан артык кеше тәшкил итә.
“Сер түгел, бронихиаль астма дип һәрвакыт төгәл диагноз куеп булмый. Шушы чиргә охшаш башка диагнозлар күп. Кайвакыт шул башка диагнозлар артында нәкъ менә бронхиаль астма тора”, - ди Рөстәм Фәссахов. Ул бронхиаль астма белән авыртучылар саны артуы күзәтелүен белдерде. “Бу диагноз дөрес куелу белән бәйле. Бу хәерлегә, чөнки бронхит булганда, антибиотик билгелиләр, ә бронхиаль астма булганда, бөтенләй башкача дәвалау кирәк”, - ди белгеч.
Рөстәм Фәссахов бронхиаль астма белән авыручыларның дәүләт хисабына дәвалануын белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз