news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда БРИКС саммитының төп операцион үзәге булдырылды

30 октябрьгә кадәр Татарстанда төп операцион үзәк эшләячәк. Аның эше Казанда БРИКС саммитын әзерләү һәм уздыру белән бәйле. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда белдерелә.

Объект Петербург урамы, 22 йорт адресы буенча урнашкан. Аның белгечләре чараны оештыруда һәм үткәрүдә катнашуга җәлеп ителгән затларны, шул исәптән ТР хакимият органнарын, федераль органнарның ТР буенча территориаль идарәләрен, җирле үзидарә органнарын һәм оешмаларны координацияләү белән шөгыльләнә.

Төп максатлары – барлыкка килгән мәсьәләләргә һәм мөмкин булган штаттан тыш хәлләргә оператив җавап бирүне тәэмин итү, чараны оештыру өлкәсендә бердәм мәгълүмат киңлеген булдыру һәм саммитны уздыру турында статистик һәм хисап мәгълүматын булдыру.

Үзәкне Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җитәкчесе Азат Кадыйров җитәкли, аның урынбасарлары «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешманың махсус проектлар идарәсе җитәкчесе Айрат Әхмәров һәм әлеге оешманың генераль директоры урынбасары Ранко Тепавчевич.

Искәртик, БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. Билгеле булганча, 33 дәүләт вәкилләре анда катнашуны раслаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100