news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда БРИКС саммиты кунакларын каршы алу өчен 65 порция чәк-чәк әзерләгәннәр

Казанда узучы БРИКС саммитына килүче кунакларны каршы алу өчен Татарстанда гомуми авырлыгы 130 килограммлы 65 порция чәк-чәк әзерләгәннәр. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Ипи белән тоз һәм чәк-чәк – Татарстан Республикасында җылы кунакчыллыкның аерылгысыз өлеше. <...> Дәүләт лидерлары гына түгел, килгән делегацияләр дә сыйлана алды», - дип ассызыклады ул.

Галимова әйтүенчә, «Туган авылым» милли комплексында хәтта чәк-чәк әзерләү буенча мастер-класс оештырылган.

Моңарчы мәртәбәле кунакларны милли татар татлы ризыгы чәк-чәк белән каршы алу гадәтенә массакүләм мәгълүмат чаралары игътибар итте.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БРИКС саммиты кунаклары моңарчы чәк-чәкнең ни дәрәҗәдә тәмле икәнен белмәгән, дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100