news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Брест ныгытмасында барган көрәш вакыйгаларына бәйле фестиваль узачак

Чара 21-23 июнь көннәрендә уздырылачак.

Татарстанда Брест ныгытмасында барган көрәш вакыйгаларына бәйле фестиваль узачак
Тимур Камалетдинов, Владислав Хабаров

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Татарстанның Питрәч районы Әлбәдән авылында 1941 елда булган Брест ныгытмасы өчен барган көрәш вакыйгалары торгызылган фестиваль узачак. Бу турыда “Татар-информ” хәбәрчесенә Питрәч районының “Форпост” яшьләр хокук саклау хәрәкәте директоры Наилә Таҗиева хәбәр итте.

“Бу фестиваль “Әлбәдән” сугыш уеннары дип атала. Ул 21-23 июнь көннәрендә Питрәч районы Әлбәдән авылында узачак. Бу чара безнең якташ Советлар Союзы Герое Петр Гавриловка багышлап үткәрелә. Сугышның беренче көннәренә бәйле реконструкцияләнгән вакыйгалар күренеше әле беренче тапкыр уздырыла”, - диде Наилә Таҗиева.

  • Петр Михайлович Гаврилов (30.06.1900-26.01.1979) – Питрәч районы Әлбәдән керәшен авылында туган. Совет офицеры, майор, 1941 елда Бөек Ватан сугышының Брест крепосте оборонасында катнашучы, Советлар Союзы Герое (1957).

Аның сүзләренчә, тамашачылар хозурына Бөек Ватан сугышы чорының хәрби техникалары, сугыш кораллары тәкъдим ителәчәк. Шулай ук оештыручылар җәмәгатьчелеккә тарихи сугыш чоры чынбарлыгын гына торгызып калмыйча, бүгенге көн армиясен дә күрсәтәчәкләр.

Фестивальдә кунаклар өчен сугыш чоры ату коралларын һәм кием-салымын кулланып, махсус фотога төшү зоналары булдырылачак. Брест крепосте дивары фрагменты төзеләчәк.

Кунаклар өчен төрле коралдан атып, пычактан ыргытып карау урыннары каралачак. Фестивальдә тематик балалар зонасы, кыр кухнясы, махсус концерт мәйданчыклары һәм башкалар булдырылачак. Кунаклар П.М.Гаврилов музеена бара, шулай ук десантчылар һәм парашютчыларның чыгышларын карый, хәрби-тактик уеннарны күзәтә алачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100