news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда браконьерны тоткарлаганнар

Оперативниклар ир-атны Мишә елгасында аеруча сакланыла торган табигать территориясендә тотканнар.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Татарстанда браконьердан төрле төрдәге 50 балык алганнар. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы төркем хезмәткәрләре “Уылдык” операциясе кысаларында балыкчыны тоткарлаганнар. Әлеге ир-ат Мишә елгасында аеруча сакланыла торган табигать территориясендә балык тоткан. Оперативниклар ачыклаганча, браконьерның балык тотарга рөхсәт итә торган документы булмаган.

Тоткарланган ир-аттан төрле 50 балык һәм балык тоту ятьмәсе алынган.

Бу факт буенча “Су биологик ресурслардан законсыз табыш” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot