Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда БПЛА очкан видео урнаштырган телеграм-каналның администраторына штраф яный
Татарстанда суд республика телеграм-каналларының берсенең администраторына карата ачылган административ эшне караячак. «Татар-информ» мәгълүматлары нигезендә, быел февральдә каналның администраторы закон бозган. Ул Казанда БПЛА очкан видео урнаштырган, шулай ук бәреп төшерелгән пилотсыз очкыч калдыкларының фотосурәтләрен күрсәткән һәм аларның кайда урнашканын язган.
Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасында интернетта һәм массакүләм мәгълүмат чараларында пилотсыз очкычлар һәм һава һөҗүменә каршы оборона чаралары турында мәгълүмат урнаштыру тыелган. Бу хакта указны 2025 елның августында ТР Рәисе имзалады.
Закон федераль, республика һәм җирле дәүләт хакимияте органнарының рәсми хәбәрләренә кагылмый. Мондый яңалыкларны бары тик әлеге рәсми чыганакларга сылтама белән генә таратырга ярый.
Канал администраторына карата Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары таләпләрен үтәмәү турындагы маддә нигезендә беркетмә төзелгән. Эш материалларын якын арада җәмәгать судьясы караячак.
Моннан тыш, әлеге материалларны урнаштыру өчен фото һәм видеолар җибәргән авторлар да җаваплылыкка тартылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз