news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда БПЛА һөҗүме куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды

Татарстанда «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимын гамәлдән чыгардылар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды», - диелә хәбәрдә.

Татарстан территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы иртәнге өчләр тирәсендә кертелде. Шуңа бәйле рәвештә мобиль интернет эшенә вакытлыча чикләүләр куелды.

news_right_1
news_right_2
news_bot