Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда БПЛА һөҗүме аркасында зыян күргән өч кешегә медицина ярдәме күрсәтелә
Татарстанда дошман БПЛАларының Татарстанның Кама аръягы төбәгенә массакүләм һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
«Өч зыян күрүчегә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», – дип ачыклык кертте Миңнеханов.
Республика рәисе БПЛА Татарстан Республикасында торак йортка эләгү турында хәбәр итте. Прокуратура дошман пилотсыз очкычының һөҗүм нәтиҗәләре белән вәзгыятьне контрольдә тота. Күзәтчелек ведомствосы тиешле кайнар линия оештырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз