Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «БПЛА һөҗүм итү куркынычы» режимы игълан ителде
Татарстанда янәдән «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы игълан ителде. Бу хакта бүген, 25 февральдә, Мәскәү вакыты буенча 22:09 сәгатьтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасында хәбәр ителде.
Кичә, 24 февральдә, республикада пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы тугыз сәгатькә якын гамәлдә булды.
Дүшәмбе, 23 февральдә, төбәк хакимияте мәгълүматларына караганда, Әлмәт районындагы сәнәгать зоналарының берсендә дошман пилотсыз очкычларын юк иткәннән соң янгын чыккан. Киләсе көнне Украина дроннары Әлмәткә кабат һөҗүм итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз