Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда БПЛА һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды
Татарстанда «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы һәм Түбән Кама, Әлмәт һәм Алабуга шәһәрләренә БПЛА һөҗүм итү куркынычы гамәлдән чыгарылды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте.
Чикләүләр төнге 23:16 сәгатьтән бирле гамәлдә булды. Төнлә Казан һәм Түбән Кама аэропортларының эше вакытлыча туктатылды. Хәзерге вакытта алар яңадан эшли башлады.
РФ Саклану министрлыгы мәгълүматлары нигезендә, Һава һөҗүменә каршы оборона чаралары төнлә Татарстан территориясендә бер пилотсыз очкыч бәреп төшергән. Ведомство мәгълүматларына караганда, 5 гыйнварның 23:00 сәгатеннән 6 гыйнварның 7:00 сәгатенә кадәр 129 Украина пилотсыз очкычы юк ителгән, шуларның алтысы – Башкортостанда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз