news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда БПЛА бүлекчәсенә контракт хезмәтенә җыю башланды

Татарстанда БПЛА бүлекчәсенә контракт хезмәтенә җыю башланды

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашу өчен БПЛА бүлекчәсенә контракт нигезендә хәрби хезмәткә җыю бара. Бу хакта Казанның беренче разряд контракт нигезендә хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Андрей Козлов сөйләде.

«Хәзерге вакытта БПЛА бүлекчәсенә җыю бара. Бу бик мөһим һәм кызыклы юнәлеш. Безнең Үзәк хәрби округта пилотсыз очучы системалар полкы формалашты. Бу полкны хәзер киңәйтәләр, яңа вакантлы вазифалар өстәлде. Гражданнарны анда хәрби хезмәт узарга чакыралар», – диде ул.

Кандидатларга карата барлык контракт төзергә теләүчеләргә карата булган кебек үк таләпләр билгеләнгән, дип өстәде Андрей Козлов. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашу тәҗрибәсе һәм техника белән эш итә белү хуплана. Контракт хезмәтенә җыю 10 августка кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot