Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бозылган җирләрне биологик рекультивацияләүгә чыгымнар күләме билгеләнде
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының килештерү комиссиясе утырышында шушы мәсьәлә каралды
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының килештерү комиссиясе утырышында юл, газ объектлары, энергетика комплекслары, башка җитештерү тармаклары биналары һәм корылмалары өчен авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне вакытлыча биләгәндә яисә бүлеп алганда бозылган туфрак катламын рекультивацияләүгә чыгымнар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенә китерелгән зыяннар күләмнәрен билгеләү мәсьәләләре каралды.
2015 елда авыл хуҗалыгы җитештерүенә китерелгән зыяннарның уртача күләмнәрен авыл хуҗалыгы культуралары һәм районнар кысаларында 10 процентын индексацияләү һәм бозылган җирләрне биологик рекультивацияләү буенча карар 2 вариантта кабул ителде: күпьеллык үләннәр чәчелгән җирләр буенча һәм ансыз, әмма органик ашламаларны кирәгеннән артык кертелгән җирләр буенча.
Утырыш кысаларында шулай ук килештерү комиссиясе утырышының 2 беркетмәсе төзелде, алар районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыкларына 2016 елда авыл хуҗалыгы җитештерүенә китерелгән зыяннар буенча һәм бозылган җирләрне биологик рекультивацияләү буенча үзара исәп-хисаплар ясау өчен җибәрелә.
20 гыйнварда булган чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек башлыклары Александр Дружин, Виталий Новичков, Әнис Закиров, «Татнефть» ГАҖ, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ, «ЦАС Татарский» ФДУ вәкилләре катнашты, диелә министрлыктан алынган мәгълүматта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз