Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бозлы яңгырдан һәм бозлавыктан соң томан һәм кар көтелә
Иртәгә, 25 ноябрьдә, Татарстан төньяк антициклон перифериясендә булачак. Хәер, шуңа да карамастан, республикада шактый җылы һава торышы саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Соңгы көннәрдә төбәктә һава торышын көнбатыштан килгән циклон атмосфера фронтлары билгеләде. Алар кар, салкын яңгыр һәм томан алып килде.
Бөтен җирдә бозлавык күзәтелде, Тәтештә аның диаметры 21 миллиметрга җитте. Синоптиклар юлларда көчле бозлавык барлыкка килгәнлеген әйтте.
Җомга көнне республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Бераз кар яву фаразлана, шул исәптән Казанда да. Урыны белән төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда төнлә һава температурасы -3..-8 градуска кадәр (башкалада -5.. -7 градуска кадәр) булачак. Көндез -1.. -6 градуска кадәр (Казанда -3.. -5) күзәтелә, дип искәртә метеорологлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз