news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бозлы яңгыр вакытында иминлек чаралары турында искәртәләр

Синоптиклар фаразлавынча, 23-24 ноябрьдә Татарстанда урыны белән җепшек кар, бозлы яңгыр, юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә.

23 ноябрьдә шулай ук томан һәм буран фаразлана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, томан, бозлы яңгыр һәм бозлавык зур куркыныч тудыра. Мондый көнне шәһәрдән читкә чыгуны кичектерергә кирәк. Йөртүчеләргә каядыр барыр алдыннан автомобильнең техник төзеклеген тикшерергә киңәш ителә.

Бик кирәк булмаганда өйдән чыкмагыз. Урамга чыгарга кирәк булган очракта таймый торган аяк киеме кияргә кирәк. Куркыныч урыннарны урап узыгыз һәм бозлавыктан вак адымнар белән аякны шудырып атлагыз.

Юл аша чыкканда туктагыз һәм барлык автомобильләр дә туктап сезне чыгарганын күргәч кенә ашыкмыйча, йөгермичә юл аша чыгыгыз. Әгәр аягыгыз тайса, егылу биеклеген киметү өчен утырыгыз һәм җиргә җиңелрәк төшү өчен җыелырга тырышыгыз.

Юлда йөртүчегә иминлек тизлеген сайларга, куркыныч маневрлар ясамаска киңәш ителә. Машинада җылы киемнәр һәм кайнар чәй белән термос булырга тиеш.

Машинаның ишеген ачу өчен биккә кайнар су сипмәгез, автомобильнең буявы бозылырга мөмкин. Кайнар су салынган грелканы машина ишегенең бигенә куегыз, аннары ишекне җиңелчә селкетеп ачыгыз. Машинага утыру белән моторны кабызырга, мичне җибәрергә һәм фараларны яндырырга кирәк. Тәрәзә пыялары җылынгач, аларны махсус җайланма ярдәмендә чистартырга тырышып карагыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100