news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бозлы яңгыр һәм көчле бозлавык көтелә

Татарстанда бозлы яңгыр һәм көчле бозлавык көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге 13 ноябрьдә һава шартларының бозылуы турында сөйләде.

Синоптиклар әйтүенчә, урыны белән бозлы яңгыр явуы ихтимал, юлларда көчле бозлавык хасил була. Казанда мондый күренешләр төнлә һәм иртән көтелә. Моннан тыш, кайбер районнарда томан фаразлана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җәяүлеләргә сак булырга киңәш итә. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырыга кушыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot