Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бозлы яңгыр һәм юеш кар көтелә
Синоптиклар һава торышы шартларының нык бозылуы турында кисәтә
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Актив көнбатыш циклонының Урта Идел буена чыгуы белән бәйле рәвештә, 17-20 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасы түбәнәеп, һава торышы шартларының күпкә начараюы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
17-18 октябрьдә яңгыр явуы көтелә, республиканың төньяк өлешендә – юеш кар һәм бозлы яңгыр, урыны белән кыска вакытлы буран һәм юлларда бозлавык булуы фаразлана.
17 октябрьдә төнлә Татарстанда температура 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы, көньяк районнарда – 1 градус салкыннан 6 градуска кадәр җылы. Көндез 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылытачак, республика көньягында – 9 градуска кадәр җылы.
18 октябрьдә төньяк районнарда тәүлек дәвамында 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы, көньяк районнарда – 2-7 градус җылы.
Температура түбәнәйгән вакытта, төньяк-көнчыгыштан искән җил юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртеп, тизлеге секундына 15-18 м га кадәр җитәчәк.
Якынча фаразлауларга караганда, 19-20 октябрьдә республика территориясендә һава температурасының тагын да төшүе ихтимал. Төнлә температураның 3-8 градус салкын, төньяк районнарда хәтта 14 градуска кадәр салкын булуы ихтимал, ә көндез 0-5 градус салкын булуы көтелә. Урыны белән кар явачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз