news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бозлы яңгыр автобус катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуга сәбәп булган

30 пассажирлы автобус, идарәгә буйсынмаган автомобильгә бәрелмәскә тырышып, юлдан түбән төшеп киткән

  (Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Хәзер Татарстанның күп кенә районнарында бозлы яңгыр белән бәйле катлаулы юл-метеорогия шартлары күзәтелә.

Бүген Лаеш районында “ВАЗ-2114” автомобиле йөртүчесе бозлавык юлда машина белән идарә итә алмаган һәм каршы як полосага чыккан. Каршы як полосада хәрәкәт итүче маршрут автобусы җиңел машинага бәрелмәскә тырышкан һәм, автобус белән идарә итә алмыйча, юлдан түбән төшеп киткән. Һәлакәт вакытында автобуста 30 пассажир булган. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана.

ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИИ автомобильчеләргә мондый һава шартларында, автомобиль белән идарә иткәндә, игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген искәртә.

Шулай ук автомобильдә ерак юлларга чыгудан тыелып торырга киңәш ителә, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100