news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда - бозлавык һәм томан

Республика буенча урыны белән юеш кар һәм вак яңгыр яварга мөмкин, юлларда - бозлавык

 (Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада һәм Казанда бозлавык һәм томан саклана. Моннан тыш, алмашынучан болытлы һава, урыны белән юеш кар һәм вак яңгыр яварга мөмкин, юлларда – бозлавык.

Бу төндә температура 3-8 градус салкын тәшкил итә, көндез – 0-5 градус салкын. Татарстанның төньяк районнарында җылырак, ә көнчыгыш районнарында салкынрак булачак.

Казанда төнлә 3-6 градус салкын, әмма көндез температура 0-3 градус кына тәшкил итә. Болытлы һава, юеш кар һәм вак яңгыр яварга мөмкин.

18 декабрь төнендә болытлы һава. Шулай ук юеш кар, вак яңгыр, кыска вакытлы буран һәм юлларда бозлавык булырга мөмкин. Температура 3-8 градус салкын.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot