Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бозлавык һәм 18 градус салкын көтелә
Якшәмбе көнне республикада болытлы һәм коры һава торышы булачак.
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда атна ахырында болытлы һәм коры һава торышы булачак. Юлларда бозлавык көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
«Аязучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак», — диелә синоптиклар хәбәрендә.
Моннан тыш, якшәмбе көнне көньяктан уртача тизлектә бил исәчәк.
Төнлә һава температурасы -8…-13 градус, аязганда -18 градус. Көндез 3–8 градус салкын булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз