news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бозлавык, кар һәм -19 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Татарстанда бозлавык, кар һәм -19 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

9 февральдә Татарстан территориясендә болытлы һава торышы, кар һәм урыны белән буран көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә.

Көчле җил фаразлана: төнлә аның тизлеге 20 м/с, көндез 15 м/с кадәр җитәргә мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 14-19 градус күрсәтәчәк, ә тәүлекнең якты вакытында -10-15 градус билгеләрендә булачак. Юлларда, синоптиклар кисәтүеннән күренгәнчә, бозлавык көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot