news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 18 градуска кадәр салкын һәм бозлавык көтелә

Татарстанда 18 градуска кадәр салкын һәм бозлавык көтелә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

14 февральдә Татарстанда болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми. Бу хакта Гидрометеоүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртән һава температурасы 24 градуска кадәр салкын, аязганда -28 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганасы -18 дән -13 градуска кадәр күрсәтәчәк.

Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык.

news_right_1
news_right_2
news_bot