news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бозлавык, буран һәм +2 градуска кадәр җылылык көтелә

Иртәгә, 23 декабрьдә, Татарстанда төньяк атлантик циклон йогынтысы аркасында карлы, җилле, җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көн болытлы булачак. Татарстанда, Казанны да кертеп, кар явачак. Аерым районнарда, шул исәптән башкалада да, буран көтелә. Синоптиклар кайбер урыннарда бозлавык булырга мөмкин, дип кисәтә.

Көньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана, аның кайчагында тизлеге 15-17 м/с кадәр җитәчәк. Юлларда көчле бозлавык булачак, дип билгеләп үтә метеорологлар.

Төнлә Татарстан буенча һава температурасы -1..-6 градуска кадәр җитәчәк (Казанда -2..-4 градус булачак). Көндез һава -1..+2 градуска кадәр (ТР башкаласында –  0..+2 градуска кадәр) җылыта.

news_right_1
news_right_2
news_bot