Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда боз, яшен һәм көчле җил көтелү турында кисәттеләр
15 июньдә Татарстанда һәм Казанда көндез һәм кичен яшен, секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил, шулай ук урыны белән боз явуы көтелә. Һава торышы начар булу сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика һәм аның башкаласы халкына саклык чаралары турында искәртә.
«Реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астына качмаска киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмагыз. Өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112», - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз