news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда боз өстенә төшкән вертолетта бер кеше һәлак булган

Вертолетта өч кеше булган, берсенең гомере өзелгән, калган икесе тән җәрәхәтләре алган, аларны табиблар кулына тапшырганнар.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда боз өстенә төшеп утырырга мәҗбүр булган Bell-407 вертолетындагы өч пассажирның берсе һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Калган ике пассажир тән җәрәхәтләре алган, аларны табиблар кулына тапшырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot