news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда боз астына киткән ир белән хатынны коткарганнар

Фаҗига Чулман елгасында Боерган авылы тирәсендә килеп чыккан.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Тукай районында үзлектән ясалган мотовездеходта боз астына киткән ир белән хатынны коткарганнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына кичә кич Чулман елгасында Боерган авылы тирәсендә 48 яшьлек ир-ат һәм 61 яшьлек хатын-кызның мотовездеходта боз астына киткәнлеге турында хәбәр алынган.

Урынга 61нче зона коткаручылары “Хивус-6” һава мендәрендә килгән. Алар батучыларны коткарып, ярга чыгарган һәм табиблар кулына тапшырган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, бозның калынлыгы җиде сантиметрдан ким булганда, бозга керергә ярамавын һәм кергән очракта кешеләргә мең ярымнан ике меңгә, вазифаи затларга биштән җиде меңгә, юридик затларга илледән җитмеш меңгә кадәр административ штраф билгеләнгәнлеген искәртә.

Моннан тыш, сулыкларның яр буе саклау полосасын кулланган өчен шулай ук административ җаваплылык каралган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100