Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда боз астына китә язган ике балыкчыны коткарганнар
Ир-атларга, юка бозга чыккан өчен, 1500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф сукканнар.
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген 12.25 сәгатьтә, Мишә елгасындагы ике балыкчыга ярдәм сорап, 112 хезмәтенә мөрәҗәгать килә. Лаеш районының Рождествено авылы янында ике ир-ат юка боз өстенә чыккан.
Коткаручылар ярдан 700 метр ераклыкта булган балыкчылар янына махсус җайланмада килгән. Коткаручы, кабартылган трап ярдәмендә, 60 яшьлек балыкчыларны куркыныч янаган урыннан чыгарган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ир-атларга юка бозга чыккан өчен беркетмә төзеләчәк. Балыкчыларга 1500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф яный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз