news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ботулизм белән авыручылар саны 14 кешегә кадәр артты

«Татар-информ»га Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, Казанда салат ашаганнан соң ботулизм йоктыручылар саны 14 кешегә кадәр арткан.

«Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә ботулизм белән авыручы 14 кеше дәвалана, шулар арасыннан 8 авыру реанимациядә, 2 хатын-кыз үпкәләрне ясалма вентиляцияләүгә тоташтырылган», - дип билгеләп үтте агентлык чыганагы.

Искәртик, кичә Казанда Мәскәүнең «Локалкитчен» ҖЧҖ компаниясе җитештергән «Лобио» салатын ашаганнан соң 6 кешенең ботулизм йоктыру очрагы теркәлде. Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе зыян күрүчеләр продуктка заказ биргән ритейлерны тикшерә һәм лаборатория тикшеренүе өчен үрнәкләр ала.

Санитар-эпидемиологик тикшерү тәмамланганчы, әлеге продукциянең әйләнеше туктатылды. Искәртик, башкалада агулану симптомнары ачыкланганнан соң, 121 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100