Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны арткан

Быел Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында Татарстаннан 558 укучы катнашкан, шуларның 55е – җиңүче, 210ы призер булган. Бу узган ел белән чагыштырганда 21 призлы урынга күбрәк. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында мәктәп укучыларының республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм аларның остазларын хөрмәтләү тантанасында шул хакта хәбәр итте.
«Аларның барысы да зур күләмдә акча алачак. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу юнәлешне һәрвакыт хуплый. Түләүләр берничә тапкыр артты. 2024-2025 уку елында Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә - 200 мең, ә призерларга 100 мең сум тапшырылачак. Республика җитәкчелегенең ярдәме бик җитди», - диде мәгариф һәм фән министры.
Ул билгеләп үткәнчә, мәктәп, муниципаль, республика һәм Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында 12 меңнән артык укучы катнашкан.
Министр сүзләренчә, быел Татарстан өч фән – сәнгать (дөнья сәнгать мәдәнияте), рус теле һәм хезмәт (технология) буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабын уздыру урыны булды.
«Олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм аларның остазларын хөрмәтләү инде күркәм гадәткә әверелде. Бу - ел вакыйгасы. Сез - республикабызның горурлыгы. Сез Татарстан данын илебез территориясендә генә түгел, чит илләрдә дә якладыгыз һәм җиңү алып кайттыгыз. Без сезнең нәтиҗәләрегез белән горурланабыз. Хәзер безнең тормышыбызга ясалма фәһем актив рәвештә үтеп керә, әмма без һәрвакыт кешенең акыл дәрәҗәсен бәяләячәкбез», - дип мөрәҗәгать итте ул укучыларга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз